More editions from languages from Russian republics or Engagement Questions in other languages
Read: Comic Book
1. Гайсә килә! (p.1-1) (Мт. 3:1-17) / Видеоның алдагы кисәге: #01 Гайсәне Чукындыру
• Кешеләр ни өчен елга буена җыелганнар?
• Ходай патшалыгының килүенә әзерләнер өчен, Яхъя кешеләргә нәрсә эшләргә кушкан?
2. Күзгә күренми торган көрәш (p.2-2) (Мт. 4:1-12) / Видеоның алдагы кисәге: #02 Гайсә чүлдә
• Чукындырганнан соң, Изге Рух Гайсәне кая җибәргән?
• Чүлдә булганда, Гайсә нишли?
• Шайтан Гайсәне нинди ысуллар белән вәсвәсәгә салырга теләгән?
• Шайтанның вәсвәсәләренә Гайсә ничек җавап биргән?
3. Гәлиләянең Кәна шәһәрендә никах (p.3-3) (Ях. 2:1-11) / Видеоның алдагы кисәге: #03 Гәлиләянең Кәна шәһәрендә никах
• Гайсә ни өчен Кәнага киткән?
• Гайсә Кәнада нинди могҗиза эшләгән?
4. Минем арттан бар! (p.4-4) (Мт. 4:12-22) / Видеоның алдагы кисәге: #04 Гайсә Кәпәрнаумда
• Гайсә Петердән нәрсә эшләвен үтенгән? Петер риза булгач, нәрсә булды?
• "Минем арттан барыгыз, Мин сезне кеше аулаучы итәрмен". Сез кешеләрне Мәсихкә ничек китерә аласыз?
5. Хозурлыкның кануннары (p.5-5) (Мт. 5:1-16)
• Ходай Патшалыгы аркасында куылган, башкаларның нәфрәтен алган кешеләгә нинди фатихалар булачак?
• Безгә дошманнарыбыз белән үзебезне ничек тотарга кирәк?
6. Терелде! (p.6-6) (Лк. 5:17-25, 6:6-11) / Видеоның алдагы кисәге: #05 Терелү
• Авыру кешенең дуслары кылган гамәлләрдән без нинди яхшы сабаклар ала алабыз?
• Гайсәнең авыру кеше өчен эшләгән 2 мөһим эшен әйтегез?
7. Гайсә белән көймәдә (p.7-7) (Мт. 8:23-27) / Видеоның алдагы кисәге: #06 Гайсәнең Көче
• Көймәдәге шәкертләр нинди кыенлыклар белән очрашканнар?
• Гайсә бу сорауны ничек хәл иткән? Бу аның көчен күрсәтәме?
8. Шайтан кулыннан котылу (p.8-8) (Мк. 5:1-20)
• Елганың аръягына чыккач, алар кемне күргәннәр? Гайсә аның өчен нәрсә эшләгән?
• Гайсә бу кешегә нәрсә эшләргә кушкан?
9. Тормыш максаты (p.9-9) (Мт. 9:35-10:4) / Видеоның алдагы кисәге: #07 Унике шәкерт
• Гайсә гыйбадәт кылырга кая киткән? Моннан үзегез өчен нинди файдалы сабак ала аласыз?
10. Гайсә туендыра (p.10-10) (Ях. 6:1-15) / Видеоның алдагы кисәге: #08 Биш икмәк һәм ике балык
• Кешеләргә карата миһербанлылыгын күрсәтү өчен, Гайсә нәрсә эшләгән?
11. Ышан яисә кит (p.11-11) (Мт. 14:22-33; Ях. 6:22-40, 60-69) / Видеоның алдагы кисәге: #09 Гайсә кем ул
• Ни өчен Петер бата башлаган?
• Гайсә үз шәкертләреннән китәргә теләү-теләмәүләрен сорагач, алар нәрсә дип җавап биргәннәр? Бу сезне нәрсәгә өйрәтә?
12. Тәреңне ал! (p.12) (Мт. 16:13-28)
• Гайсә шәкертләреннән үзен ни өчен хөрмәт итүләрен сорагач, шәкертләр нәрсә дип җавап биргәннәр?
• Гайсә фикеренчә, аның артыннан барырга теләүчеләр нәрсә эшләргә тиеш?
13. Рәхмәтле бул! (p.13-13) (Лк. 17:11-19) / Видеоның алдагы кисәге: #10 Махау чире белән авыручыларны һәм Зәкәйне савыктыру
• Кем Гайсәдән терелтүен сорый?
• Догаларыбызга җавап биргәндә, Ходай бездән нәрсә көтә?
14. Балалар кебек булыгыз (p.14) (Лк. 19:1-10; Мт. 19:13-15)
• Ни өчен Яһүдиядәге өлкән кешеләр үзләренең хезмәтчесен Гайсәгә иярергә мәҗбүр иткәннәр?
15. Гайсә тормыш бүләк итә (p.15-15) (Ях. 11:17-44) / Видеоның алдагы кисәге: #11 Элгазарның Терелүе
• Гайсә терелү һәм яшәүнең үзе икәнлеген әйткәндә, нәрсәне күз алдында тоткан?
16. Ул үләргә тиеш! (p.16-16) (Ях. 11:45-54) / Видеоның алдагы кисәге: #12 Хакимиятнең астыртын ниятләре
• Гайсә кемне тормышка кире кайтара?
• Ни өчен Яһүдиядәге өлкән кешеләр Гайсә һәм аның шәкертләренә ачулы булганнар?
17. Гайсәне хөрмәт итү (p.17-17) (Ях. 12:1-11)
• Гайсә әйтүенчә, аның аякларына хуш исле май сипкәч, Мәрьям нәрсә эшләгән?
18. Тыйнак Патша (p.18-18) (Лк. 19:29-44) / Видеоның алдагы кисәге: #13 Иерусалимга керү
• Ни өчен Гайсә Иерусалимга ишәккә атланып барган?
• Гөнаһларыбызны нинди корбан Бәрәне юа ала?
19. Тулысынча чистару (p.19-19) (Лк. 19:45-48)
• Гайсәнең, гыйбадәтханәгә кергәч, ни өчен кешеләргә ачуы чыккан?
20. Хыянәт (p.20-20) (Мт. 26:14-19) / Видеоның алдагы кисәге: #14 Серле кичке аш
• Кем акча җыйган һәм Гайсәгә хыянәт иткән?
21. Аякларны тәһарәтләндерү (p.21-21) (Ях. 13:1-35)
• Котылу бәйрәменең әһәмияте нәрсәдән гыйбарәт?
• Хезмәтче булган кеше әфәндегә әйләнер дип, Гайсә нәрсә әйтергә теләгән?
22. Өлеш алу (p.22) (Мт. 26:26-30; Ях. 13:34-38)
• "Бу – Минем Тәнем", "бу шәраб – Минем Каным", – дип, Гайсә нәрсә әйтергә теләгән?
• Гайсә фикеренчә, аның шәкертләре үзләренең чыннан да аның укучылары икәнен күрсәтү өчен, нәрсә эшләргә тиеш?
23. Кулга алу (p.23-23) (Ях. 14:1-31; Мт. 26:36-56) / Видеоның алдагы кисәге: #15 Гетсимәни бакчасы һәм хөкем
• Гайсәнең фикеренчә, Аның Атасы аларга нәрсә бирер?
• «Мин – юл да, хакыйкать тә, тормыш та», – дип, Гайсә нәрсә әйтергә тели?
24. Хөкем (p.24-24) (Мт. 26:57-75)
• Гайсә белән таныш булуын кем кире кага?
• Христиан динендә булучы ничек итеп Гайсәдән ваз кичә ала?
25. Үлем җәзасы (p.25-25) (Мт. 27:11-30; Ях. 18:28-40)
• Гайсәне ни өчен кулга алганнар?
26. Хачка (p.26) (Ях. 19:1-18) / Видеоның алдагы кисәге: #16 Мәсихне Хачка кадаклау
• Үзен хачка кадаклаучылар өчен Гайсә Атасыннан нәрсә сораган?
• Бу безне нәрсәгә өйрәтә?
27. Каһәр суккан (p.27) (Мт. 27:3-10; Лк. 23:32-34)
• Кем акча өчен Гайсәгә хыянәт иткән?
28. Гайсә үлә (p.28-28) (Лк. 23:32-46; Мт. 27:46-50; Ях. 19:25-30)
• Гайсә кайсы юлбасарга аның оҗмахта булачагын вәгъдә иткән һәм ни өчен?
29. Гайсәнең Корбаны (p.29) (Ях. 19:31-42)
• Гайсәнең үз рухын бирер алдыннан әйткән соңгы сүзләре нинди?
30. Гайсә исән! (p.30-30) (Мк. 16:1-9; Ях. 20:1-18) / Видеоның алдагы кисәге: #17 Мәсихнең Терелүе
• Өченче көнгә хатын-кызлар төрбә янына килгәч, фәрештә аларга нәрсә дип әйтә?
31. Гайсә безнең белән (p.31) (Лк. 24:13-43; Ях. 20:19-29) / Видеоның алдагы кисәге: #18 Гәйсәнең күккә ашуы һәм шәкертләргә күренүе
• Гайсә, Мәрьям янына килгәч, нәрсә дип әйтә?
32. Башка "Мин беренче!" дигән сүз юк (p.32-32) (Ях. 21:1-19; Мт. 28:16-20)
• Гайсә Петергә һәм башка шәкертләргә нәрсә эшләргә кушкан?
33. Шаһит (p.33) (Рәс. 2:22-39) / Видеоның алдагы кисәге: #19 Гайсәгә ияр
• Шәкертләр бергә җыелып дога кылганда, Ходай аларга нәрсә биргән?
34. Ходай якын инде (p.34) (Эф. 1:1-15)
• Ходайның дөньяны яратуын нәрсә дәлилли?
QS-Tatar (Tatarstan).pdf
Update: 26-Oct-2026